Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2025

Актаныш районында «Киләчәккә адым – 2025» балалар техник иҗат фестивале булды

0

Актаныш районында «Киләчәккә адым – 2025» балалар техник иҗат фестивале үсеп килүче буынны фәнгә, технологияләргә, кул осталыгына җәлеп итүне, һөнәри юнәлеш бирүне һәм тарихи хәтерне саклауны берләштерде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фестивальдә 400дән артык укучы катнашты. Аларның иң сәләтлеләре дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

2021 елда нигез салынган «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале быел да зур оешканлык белән үтте. 2025 елгы фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланып, фән, техника һәм инновацияләр белән кызыксынучы, белемгә омтылучы, иҗади сәләтле үсмерләрне берләштерде.

Фестивальнең төп максаты — укучыларның проект, тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеге аша иҗади активлыгын арттыру, техник фикерләү сәләтен үстерү, киләчәктә сайлаячак һөнәрләре турында уйлануга этәрү. Быелгы фестиваль кысаларында «XXI гасыр Кулибиннары» Бөтенроссия яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабы үткәрелде. Катнашучылар үзләренең фәнни-техник эшләнмәләрен тәкъдим итеп, уйлап табу өлкәсендә сәләтләрен күрсәтте.

Моннан тыш, «Мин – оста!» район бәйгеләре дә зур кызыксыну уятты. «Иң гади автомодель ярышлары», «Балта эше» һәм «Тегү эше» компетенцияләре буенча уздырылган әлеге бәйгеләр укучыларга гамәли осталыкларын күрсәтү, кул эшләрендә осталыкларын үстерү мөмкинлеген бирде. Шулай ук «Һөнәри дебют» (мәктәп укучылары арасында) һәм «Үз һөнәренең остасы» (Актаныш технология техникумы студентлары арасында) конкурслары районның сәләтле, тырыш һәм максатчан яшь һөнәр ияләрен барлады.

Фестивальнең патриотик рухтагы юнәлешләре дә зур әһәмияткә ия булды. «Россиянең хәрби тарихы — макетларда» дип исемләнгән макетлар бәйгесе һәм «Буыннар хәтере» фотоконкурсы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Алар укучыларга тарихи темаларны техник иҗат аша яктыртырга, үткән буыннар батырлыгына хөрмәт белдерергә мөмкинлек бирде.

Быелгы фестивальдә 400дән артык укучы катнашты. Аларның һәркайсы үз сәләтен, тырышлыгын, техник фикерләү осталыгын күрсәтте. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар бүләкләү тантанасында дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Ул катнашучыларны, аларның остазларын һәм оештыручыларны тәбрикләп, мондый чараларның район өчен генә түгел, ә республика күләмендә дә зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России