Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2025

Махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә Зәйдә Батырлык орденнары тапшырылды

0

Махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә Зәйдә Батырлык орденнары тапшырылды. Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә орденны район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре Илнур Әшрәпов, Демьян Барсуков, Ринат Вәлиуллин, Владимир Захаров, Юрий Козенков, Рөстәм Обидов, Алексей Оборин, Александр Пестов, Айнур Хәйруллин, Әнвәр Шәрифҗанов һәлак булганнан соң Батырлык ордены, Ринат Зәйнуллин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Әлеге егетләр Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды.

«Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Егетләр илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Шундый уллар үстергән әти-әниләргә бик зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Дөньяда сезнең кебек әниләр юк. Шулай ук батыр егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә сабырлык телибез», - диде чыгышында Разиф Кәримов.

Бүләкләр тәкъдим ителгән мизгелдә бөтен зал аягүрә басты, шуның белән Ватан өчен гомерләрен биргән хәрби егетләргә үз рәхмәтләрен белдерделәр.

Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга багышланган махсус фильм күрсәтелде, диелгән хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России