Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2025

Тинчурин театрында «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» әкиятенә чакыра

0

Тинчурин театры каршында эшли торган «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» әкияте премьерасын (0+) тәкъдим итә. Спектакль 17 майда күрсәтелә. Башлана - 12.00 сәгатьтә

«30 ел элек театр артистлары уйнаган спектакль хәзер мөмкинлекләре чикле балалар йөргән студия тарафыннан чыгарыла», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Пьесаның авторы – Шамил Фәрхетдинов, куелыш җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, режиссер – Салават Хәбибуллин. Спектакль «Во благо вместе» хәйрия фонды ярдәме белән куела.

«Спектакльнең үзенчәлеге шунда: һәрбер әкиятнең нәтиҗәсендә бары тик яхшы гамәлләр ята. Ул да булса тугрылык, ышану, дуслык, ярдәмләшү. Безнең студиябезнең дә «Без бергә! Без көчле!» дигән девизы бар. Әлеге әсәр аңа да бик тәңгәл килә. Бу әкият мөмкинлекләре чикле балалар карашы аша тасвирлана», ди спектакльнең режиссеры Салават Хәбибуллин.

Спектакльдә барлыгы 15 бала, өч әни һәм бер әти кеше катнашачак. 2024-2025 елгы театраль сезонда студиягә ике яңа шәкерт кушылган. Хәзерге вакытта «Могҗиза»га 20 гә якын бала йөри. Шәкертләрнең күпчелеге – Казан шәһәреннән, икесе Татарстан районнарыннан: Балык Бистәсе районыннан – Илшат Сөнгатуллин һәм Теләче районыннан – Айрат Якупов.

Премьера спектакле алдыннан, 11.00 сәгатьтә, театр фойесында аерым программа да көтелә. Биредә махсус кунаклар — татар эстрадасы җырчылары Алинә Сафиуллина һәм Ильвира Хамматова чыгыш ясаячак. Шулай ук хәйрия ярминкәсе дә узачак.

  • «Алтын алма» пьесасы Шамил Фәрхетдинов тарафыннан 1996 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары, хәзер Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин – өчен диплом спектакле итеп махсус заказ белән язылган. Шул ук елны сәхнәләштерелеп, якынча биш ел театр сәхнәсендә уйналган. «Алтын алма» – Шамил Фәрхетдиновның драматург буларак язган икенче пьесасы.
  • Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр.
  • «Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова.
  • Театр студиясе оешканда, бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 20 гә җитте. Балаларның иң кечкенәсенә 6 яшь, ә иң зурысына – 21. «Могҗиза»ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Бирегә йөрүче балалар арасында рус милләтеннән булганнары да бар.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России