Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2025

«Гаилә һәм мәктәп» журналы укучылары арасында «Хәтер яктысы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0

Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Гаилә һәм мәктәп» журналы укучылары арасында «Хәтер яктысы» бәйгесен игълан иткән иде. Иҗат эшен яраткан балалардан һәм аларның мөгаллимнәреннән, тәрбиячеләреннән 124 эш (рәсемнәр һәм язмалар) кабул ителгән. Бу хакта бәйгене оештыручылар хәбәр итә.

Иң яшь катнашучы – Балтач районы Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәфинә Хөсәеновага нибары ике генә яшь. Питрәч районы Татар Тау Иле мәктәбеннән, Әтнә районы Кышлау авылы, Түбән Кама шәһәренең 64нче балалар бакчасыннан күмәк гаризалар килгән.

Фото: © Альберт Сабиров

Җиңүчеләрне тәбрикләү өчен 15 май – Халыкара гаилә көнендә Муса Җәлилнең музей-фатирына чакырганнар. Моның символик мәгънәсе дә бар: язмаларында, рәсемнәрдә сугыш хатирәләрен яңарткан укучылар өчен герой шагыйрьнең музее белән танышу икеләтә кызыклы. Бүләкләр балаларны җәйге урамга дәшә: бадминтон уены әсбаплары һәм футбол тубы. Мөгаллимнәр исә иңнәренә затлы татар яулыклары салды.

Җиңүчеләр өчен тагын бер бүләк – язмаларының һәм рәсемнәренең журнал битләрендә басылуы. Язмаларны «Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь аендагы санында укырга мөмкин булачак. Барлык катнашучыларга электрон сертификатлар юллана.

Фото: © Альберт Сабиров

Җиңүчеләр:

«Ватан хакына» номинациясе:

I урын

Асылъяр Хәсәнова (Мөслим гимназиясе)

Нуриман Шәмсетдинов (Түбән Кама, 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы)

II урын

Лилия Гобәйдуллина (Питрәч районы, Татар Тау Иле мәктәбе)

Ислам Усманов (Арча районы, Сеҗе мәктәбе)

III урын

Роман Ильин (Казан, 33 нче гимназия)

Фәгыймә Хәйруллина (Балтач районы, Кенә мәктәбе)

«Ватан хакына» номинациясендәге алты эш журналның телеграм-каналындагы тавыш бирүдә дә катнашты. Иң күп тавышны Азамат Кашапов (М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе) һәм Марсель Әхмәтшин (Питрәч районы, Яңа Шигали «Үсенте» балалар бакчасы) җыйды.

«Гаилә ядкярләре» номинациясе:

I урын

Кәрим Абдуллин (Арча районы, Носы мәктәбе)

Ләйсән Әхмәтшина (Апас районы, Апас «Салават күпере» балалар бакчасы)

II урын

Индира Илалова (Балык Бистәсе районы, Балыклы Чүкәй авыл китапханәсе)

Ләйсән Ганиева (Әтнә районы, Күәм мәктәбе)

III урын

Гөлназ Мәгъдәнурова (Актаныш районы, Күҗәкә мәктәбе)

Зөһрә Касыймова (Арча районы, Утар Аты мәктәбе)

«Җиңү тарихы – мәктәпләрдә» номинациясе:

Җиңүче – Рената Вафина (Азнакай, Победа мәктәбе)







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России