Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2025

Ливаннан аш-су остасы Казан турында: Монда барлык кешеләр дә ачык һәм олы йөрәкле

0

Ливанның башкаласы Бейрут шәһәреннән аш-су остасы Хөсәен Әлдирани Казан турында тәэсирләре белән уртаклашты. Ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Kazan Forum» кысаларында Халыкара «Yong chefs international» яшь аш-су осталары турнирында катнашты.

«Миңа 23 яшь. Ливанда ике ресторан тотам, шеф-повар булып эшлим. Казанга беренче тапкыр килүем. Мин бу шәһәргә бик сокландым. Казан – гаҗәеп шәһәрләрнең берсе. Ул зур урманнары белән шаккаттырды. Шуңа да монда рәхәтләнеп ял итәргә, саф һава суларга була. Монда барлык кешеләр дә ачык, олы йөрәкле, игелекле. Мин бу күренешкә бик шатландым. Казанга тагын бер тапкыр килү теләге бар. Аеруча дуслар, гаилә белән. Күңел ачар, ял итәр өчен нәкъ менә Казанны сайлар идем», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул яшь аш-су осталары турнирында «Патуш» дип исемләнгән салат – яшелчәләр һәм аларның өстендә юка гына камырдан җәелгән җәймә (алар аны гарәп икмәге дип әйтә) әзерләгән. «Тәртибе шундый: йомырканы ваткан кебек, җәймәне «ватып», эчендәге яшелчәләрне ашыйсы. Үзем белән масала соусын алып килдем. Ул анар соусына охшаш, ләкин куерак. Шулай ук, кипкән анар орлыкларын, роза гөле суын алдым, аларны ризыкларны әзерләгәндә тәкъдим иттем», – диде Хөсәен.

«Икенче аш – кёфте дип атала. Сыер һәм сарык итеннән ясалган ливан милли ашы. Ул лавашка төрелгән. Кыздырылган яшелчәләр, шулай ук ачы борыч белән бергә тәкъдим ителә. Бездә борычлы һәм тәмләткечләр салынган ризыкларны яратып ашыйлар. Десертка – фисташкалы дукка (фисташка, кунжут, кокос һ.б. катнашмасы). Болар барысы да ливан милли ашлары», – диде Ливан кунагы.

  • Турнирда җиңелүчеләр юк, һәркем номинациягә ия була, ә жюридан иң күп характеристика алган финалист гран-при ала. Турнир конкурс һәм ярышлардан аерыла - һәр финалистка ризыкны җентекләп эшкәртү өчен танылган шеф-поварлардан остаз билгеләнә, ул ризыкны финалга максималь отышлы итеп ясарга киңәш итә.

    Катнашу өчен өч ризыктан торган (кабымлык, кайнар аш, десерт) гариза бирергә кирәк. Алар арасында тәкъдим ителә торган илнең мәдәниятен гәүдәләндерүче бер генә булса да ризык булырга тиеш. Финалда ризык әзерләргә һәм аны халыкара жюри әгъзаларына тәкъдим итәргә кирәк.

    «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России