Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2025

Согуд Гарәбстаныннан аш-су остасы: Чәкчәк бик ошады, өчпочмакны Гарәбстанда пешерәчәкбез

0

Согуд Гарәбстанының шеф-поварлары ассоциациясе президенты, Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара «Yong chefs international» яшь аш-су осталары турнирында жюри әгъзаларының берсе Джад Йассер Борай татар ризыклары турында фикерен белдерде һәм турнирның үзенчәлекләре, бәяләү критерийларын тәгаенләде. Әлеге турнир «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Kazan Forum» кысаларында оештырылды.

«Казанга беренче тапкыр килдем. Татарстан, чыннан да, дөньяның гүзәл өлеше. Биредә төрле милли ризыкларның ярашуын күрдем: рус һәм татар кухнясын күздә тотып әйтүем. Минемчә, иң яхшысы – татлы чәкчәк. Мин аны бик ошаттым. Шулай ук, өчпочмаклар да ошады. Чөнки бездә моңа охшаш нәрсә бар, самбусак дип атала. Ул һинд ризыгы, эчлегенә ит, тавык итен генә салабыз. Ә өчпочмак – бик гади, тәмле ризык, шуңа күрә мин ниндидер үзенчәлекле тәм тойдым. Согуд Гарәбстаны кухнясына кертү өчен рецептын өйрәнермен», – диде Джад Йассер Борай.

«Яшь шеф-поварларның халыкара конкурсы ул – дөньяның төрле почмакларыннан килгән яшь аш-су осталары өчен үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге. Биредә төрле илләрдән 14ләп команда катнаша. Шулай ук Согуд Гарәбстаныннан бер команда бар, алар иртәгә катнашачак. Бүген Малайзия, Азәрбайҗан, Төркия, Иран аш-су осталары катнашты. Россия җыелмасын, шулай ук Ливаннан катнашучыларны бәяләдем. Шулай итеп, алты команда өч ризыктан торган меню тәкъдим итте. Кабымлык, төп ризык һәм десерт. Менюда милли һәм интернациональ ризыклар бар», –диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, һәр катнашучы яңалык кертергә, үзенең идеясен тәкъдим итәргә тырыша. «Нәтиҗәләр турында әле әйтә алмыйбыз, чөнки турнир иртәгә дә дәвам итәчәк. Бүген барлык ризыкларны татып карадык. Төрле фикерләр булды. Бүген катнашкан аш-су осталарының иң өлкәненә 24 яшь иде. Кайберәүләре бик талантлы. Әзерләү вакытында артыгы белән – күп нәрсә күрсәтергә телиләр, ләкин тиешле техниканы үтәмиләр. Әзерләү техникасы –база техникасы. Әмма аларның профессионал аш-су остасы булу хыялы көчле, һәм бу әзерләүдә дә чагылыш таба», – диде белгеч.

«Кайберәүләре бик гади әзерли, әмма шул ук вакытта кайбер кешеләрнең югары мотивацияләре булганын күрә аласыз. Аларга күнекмәләр алу өчен билгеле бер вакыт (ә бәлки, еллар) сарыф итәргә кирәк, чөнки кухня ул – осталык, үз-үзегезгә ышанычыгыз булу да зур роль уйный», – диде Согуд Гарәбстаныннан килгән белгеч.

Джад Йассер Борай турнирда катнашучыларның ризыкларны әзерләүләрен каравын, гомумән, бәяләү критерийлары турында әйтте. «Без билгеләр куябыз. Аш-су осталарын иртәдән бирле күзәтеп торабыз. Төрле критерийлар күрсәтелгән,соңыннан балларны кушып, нәтиҗә ясала. Критерийлар шушы: ашны тәкъдим итү, әзерләү техникасы, ризыкның тәме, текстурасы, ашны әзерли башлар алдыннан оештыру эшләре һ.б», – дип аңлатты ул.

«Ризыкның тәме – аеруча мөһим критерий, иң югары бәя шунда куела. Шулай итеп, ризыкның тәме яхшы булса, сезгә иң югары бәя куя алалар. Һәм бу тәҗрибәгә бәя бирү шулай ук төрле оешмалар тарафыннан үткәрелә. Нигездә, бөтен дөньяда халыкара ярышларның күпчелеге бер үк критерийлар билгели», – диде жюри әгъзасы.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России