Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2025

Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанны Татарстанның стратегик партнеры дип атады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 16нчы «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында Азәрбайҗан Республикасы премьер-министры урынбасары Шахин Мостафаев белән сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашында узды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Азәрбайҗан - Татарстанның стратегик партнерларының берсе, ә бу ил белән багланышлар аеруча әһәмиятле. Ул Азәрбайҗан ягына форумда катнашулары өчен һәм чарага игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, KazanForum елдан-ел бай эчтәлекле мәйданчыкка әверелә бара: 2025 елда аның программасында 140тан артык чара, шул исәптән панель сессияләр, түгәрәк өстәлләр һәм тематик очрашулар. Аның сүзләренчә, форум катнашучыларга төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге бирә.

Миңнеханов шулай ук Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиевка сәламләү сүзләрен җиткерде һәм форумга вәкиллекле делегация юллаган өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук бүген традицион рәвештә KazanForum форумында катнашучы Үзбәкстан делегациясе белән очрашу уздырганын өстәде.

«Без хәзерге Азәрбайҗанда барган процессларны, икътисад үсешен күрәбез, сезнең тәҗрибәгезне үзләштерәбез. Безнең халыклар рухлары, диннәре һәм телләре белән һәрвакыт якын иде. Татарстанга рәхим итегез», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. .

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы»стратегик караш төркемен җитәкли.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России