Лениногорск Сабан туе батыры беренче тапкыр абсолют батыр исеменә лаек булды
Лениногорск Сабан туе батыры беренче тапкыр абсолют батыр исеменә лаек булды. Көрәш ике келәмдә узды. Беренчесендә балалар-яшүсмерләр көрәшсә, икенчесендә зурлар бил алышты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Абсолют батыр исеменә Ильмир Зарипов һәм Абдулла Казыйханов арасында көрәш киеренке барды. Берсе дә бирешергә теләми. Көч-куәт бар үзләрендә.
Нәтиҗәдә Абдулла Казыйханов абсолют батыр исеменә лаек булды. Аның беренче тапкыр мондый исемне алуы.
«Кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнәм. Шәһәрдәге 3нче спорт мәктәбендә көрәш буенча күнекмәләр алдым, дөрес итеп көрәшергә өйрәндем. Моңа кадәр Сабантуйларда катнаштым, тик җиңүгә кадәр барып җитә алмаган идем. Көрәш – кешедә дисциплинаны үстерә, көч бирә. Бүгенге көрәштә көндәшләр дә ныклы, көчле егетләр иде», - ди 24 яшьлек Абдулла.
Аның җилкәсенә 120 килограммлы симез тәкәне куйдылар, акчалата сертификат һәм телевизор белән бүләкләнде.
