Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2025

Түбән Камада узган Сабан туена 42 мең кунак җыелды

0

Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе киң колач белән узды һәм 42 меңгә якын кунакны җыйды. Төп чаралар «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы янындагы мәйданда оештырылды.

Сабан туе «Җир-Ана бәйрәме!» дип аталган театральләштерелгән пролог белән ачылды, анда 600 гә якын кеше - мәктәп укучылары, театр артистлары, вокал һәм хореография коллективлары катнашты. Театральләштерелгән пролог Ватанны саклаучылар елына һәм Түбән Кама районының 60 еллыгына багышланган иде.

Мәйдан территориясендә милли утарлар, ял итү һәм активлык зоналары, «Балалар мәйданы» һәм «Минем авылым» тематик мәйданчыгы эшләде.

Биредә шулай ук «Авыл энҗесе» бәйгесенә йомгак ясадылар, анда Кызыл Чапчак һәм Афанас авыл җирлекләре җиңүче дип табылды.

Милли көрәш (анда абсолют җиңүчегә автомобиль белән тәкә тапшырылды) һәм традицион ат чабышлары бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Сәхнәдә татар эстрадасы артистлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Фотозоналар, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм сәүдә рәтләре эшләде.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев авыл хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрен уңышлы башкарганнары өчен рәхмәт белдерде һәм илебезне саклауда катнашучы хәрбиләргә ярдәм итүенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Бүләкләү тантанасында мәдәният һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырылды. Эльвира Кәримуллина - «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә, Айрат Гарифуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. 30га якын авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алды.

Түбән Кама районы шулай ук «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика бәйгесендә икенче урынга лаек булган өчен диплом белән бүләкләнде.

Бәйрәм көнендә кунаклар чаралар уздырыла торган урынга кадәр транспортта бушлай килде.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сабан туе белән котлаган иде.

Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России