Зәй районында «Сабантуй гүзәле-2025» ачыкланды
Зәй Сабан туеның тагын бер күркәм мизгеле — ул «Сабантуй гүзәле-2025» конкурсында җиңүчене ачыклау. Быел бу исемгә Алевтина Кузьмина лаек булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Быел әлеге бәйгенең финалы 5 июнь көнне «Энергетик» Мәдәният сараенда үтте. Бәйгенең йомгаклау өлешендә ун район гүзәле милли бәйрәм чибәре титулы өчен көрәште. Алар – Резеда Мозафарова, Рамилә Асадова, Лилия Малинова, Алсу Хәйруллина, Анжелика Антонова, Лиана Габделхакова, Лиана Ягәфәрова, Гөлия Абзалова, Алевтина Кузьмина, Марина Солдаева.
Ә «Сабантуй гүзәле – 2025» бәйгесе биңүчесен халыкка игълан итү нәкъ бәйрәм кызган вакытта булды. Ул - Иске Зәй кызы Алевтина Кузьмина.
Моннан тыш, тагын ике кызга икенче һәм өченче урыннар бирелде. Алар - Марина Солдаева һәм Резеда Мозафарова. Кызлар 30 һәм 40 мең сумлык сертификатларга ия булды. Ә төп гүзәлгә 60 мең сумлык диңгезгә юллама әзерләнгән иде. Аны сылу кызга район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды. Калган кызлар да төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
