Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2025

2026 елда төзекләндерелә торган объектлар өчен тавыш бирү тәмамланырга дүрт көн калды

0

2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн-тавыш бирү дәвам итә - дүрт көн калды. 32 парк, сквер һәм башка ял итү зоналарының берсе өчен үз тавышыңны 12 июньгә кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында бирергә мөмкин.

Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр теләгән кеше катнаша ала. Катнашучылар, җәмәгать киңлекләрен сайлаудан тыш, үзгәртеп корылган зоналар турында фикер калдыра һәм шәһәр мохитенә кагылышлы сорауларга җавап бирә алалар.

«Бердәм Россия»нең «Шәһәр мохите» партия проектының республикадагы иҗтимагый советы рәисе, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасына кертү өчен 200 ишегалды территориясе сайлап алыначак.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен тавыш бирүдә катнашучы Казан халкы iPhone 16 һәм башка бүләкләр ота ала. Онлайн-конкурс 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте оештыручылар.

-10 смартфон iPhone 16e;

-Volga Resort глэмпингында ял итү өчен 2 сертификат;

-«Руки Вверх!» төркеме концертына ике кешелек 2 билет;

-Надежда Кадышева концертына ике кешелек 2 билет;

-Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасына ике кешелек 5 билет.

Катнашу өчен:

12 июньгә кадәр Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Казан паркларының берсе өчен тавыш бирергә. Тавыш бирүнең (яки «Сорауштыру узды») скриншотын ясарга. Аны 12 июньнең 20:00 сәгатенә кадәр «ВКонтакте»да шәхси аккаунтка куярга. «Мин тавыш бирдем ___» (парк исеме) дип язарга һәм #голосуюзаказань и #паркиказани хэштегларын куярга. Аккаунт ким дигәндә 30 көн элек теркәлгән булырга тиеш, аккаунт хуҗасына ким дигәндә 14 яшь, яшәү һәм теркәлү урыны Казан булуы шарт булып тора.

Җиңүчеләр «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Казанның парклары һәм скверлары» берлегендә 9-12 июньдә игълан ителергә тиеш.

Бүләк уйнату графигы:

9 июнь: 2 iPhone 16, глэмпингка 1 сертификат;

10 июнь: 2 iPhone 16, глэмпингка 1 сертификат;

11 июнь: 3 iPhone 16, «Руки Вверх!», Надежда Кадышева концертларына һәм театрга билет;

12 июнь: 3 iPhone 16, «Руки Вверх!», Надежда Кадышева һәм театрга 1 билет.

Казанда 2025 елда төзекләндерү буенча 7 проект гамәлгә ашырыла, шуларның өчесе «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына керә. Яңартулар шәһәрнең төп иҗтимагый киңлекләренә кагылачак: Г.Камал исемендәге яңа театр янындагы территория, Казансу елгасында һәлак булган хәрбиләр һәйкәле янындагы яр буе зонасы, «Яшьләр» скверы (Фатих Кәрим һәйкәле), шулай ук Җиңү паркы (махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә куелган вакытлы мемориал). Моннан тыш, эшләр Серов урамында (бульварның өченче чираты), Зур һәм Кече Акчарлак күлләре янында һәм Миславский урамындагы скверда узачак.

2025 елга 464 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган, шул ук вакытта асфальт-бетон түшәменең гомуми мәйданы 590 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Гамәлгә ашырылган этаплар белән «Безнең ишегалды» программасы гамәлдә булган алты ел эчендә Казанда 2742 йорт яны территориясе яңартыла. Яңа өслекнең мәйданы якынча 3,6 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России