Фәрит Мөхәммәтшин: Гаилә – җәмгыятьнең нигезе һәм иртәгесе көнгә ышаныч
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. Котлауны ул үзенең Телеграм-каналында урнаштырган.
«Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, илебезнең иминлеге һәм иртәгесе көнгә ышаныч. Бер-берегезнең кадерен белеп, яратып яшәгез!» - дип язган Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук тормыш иптәше Луиза Мөхәммәтшинага рәхмәтен белдерде:
«Тормыш иптәшем Луиза Акрамовнага һәрвакыт ярдәм иткәне өчен, балаларыбыз өчен, күңел җылысы һәм өйдәге уңайлылык өчен чын күңелдән рәхмәтлемен!» – диелгән котлауда.
