Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын бүген билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

«Петр белән Феврония гаиләсенең гаҗәеп матур, дулкынландыргыч мәхәббәт тарихына нигезләнгән әлеге бәйрәм күптән инде дини кысалардан чыгып, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән гомумхалык тантанасына әверелде.

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, үз нәселеңне дәвам итәргә омтылу, якыннарыңны кайгырту, аларга ихтирамлык күрсәтү – чыгышына һәм инануларына карамастан, һәр кешегә дә бер үк дәрәҗәдә якын һәм кадерле булган һичкайчан асылын җуймас рухи-әхлакый хәзинәләр ул. Нәкъ менә алар тотрыклы җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә, буыннан-буынга тапшырыла килеп, безнең уртак иминлегебезне тәэмин итү өчен бәрәкәтле җирлек хезмәтен үти.

Дөнья мәдәнияте хәзерге заманда катлаулы үсеш чоры кичерә, бу гадәти булмаган шартларда гаилә безнең төп таянычыбыз булып тора. Ихлас яратуга, үзара хөрмәткә, ышанычка һәм җаваплылыкка нигезләнгән гаилә институтын ныгыту туучылар санын, гражданнарның гомер озынлыгын арттыру, илебезнең лаеклы шәхесләре булачак ватанпәрвәр яшьләр тәрбияләү кебек мөһим дәүләт бурычларын хәл итүнең асылын тәшкил итә.

Буыннар арасында бәйләнешкә, гражданлык һәм туган илгә мәхәббәт хисләренә нәкъ менә гаиләдә нигез салына. Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә торган елда әлеге рухи кыйммәтләрнең әһәмияте тагын да арта.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин үзенең бер чыгышында билгеләп үткәнчә, безнең ил – ул «гаиләләр гаиләсе».

Күпмилләтле Татарстаныбыз хаклы рәвештә гаиләне һәм балаларны яклау өлкәсендәге казанышлары белән горурлана ала. Республикада эзлекле рәвештә балалы гаиләләр өчен уңайлы яшәү мохите булдыруга, инфраструктураны үстерүгә, торак шартларын яхшыртуга, күпбалалы гаиләләргә һәм яшь парларга ярдәм күрсәтүгә, балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук ветераннар оешмаларына булышлык итүгә юнәлтелгән комплекслы программалар гамәлгә ашырыла.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә чын йөрәктән тынычлык, иминлек, мәхәббәт, бәхет һәм якты киләчәк телим. Йортларыбызда һәрчак балаларның шат көлү авазы яңгырап торсын, ә өлкән буын вәкилләре үзләренең тормыш тәҗрибәсе һәм зирәк киңәшләре белән бүлешеп, әле озак еллар безне сөендереп яшәсеннәр!

Бәйрәм мөбарәк булсын! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!» – диелә котлауда.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России