Казанлыларга кечкенә гаиләнең гадәти булмаган тормышы турында спектакль тәкъдим итәчәкләр
Бүген, 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Гаилә кызыклары» клоунадасы жанрында спектакль булачак. Спектакль казанлыларга төрле вакыйгалар белән тулган бер кечкенә гаиләнең гаҗәеп тормышы турында сөйләячәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Гаилә кызыклары» спектаклен актер, клоун Руслан Риманас үз командасы белән тәкъдим итәчәк. Тамашачылар дүрт клоуннан торган спектакльдә танышу, мәхәббәт, туй һәм шаян балалар күрәчәк. Театраль хәрәкәт шаярулар, күңел ачулар һәм шатлыклар белән тулыландырачак, диелә хәбәрдә.
Театр тамашасында теләге булган һәркем катнаша ала. Кунакларны 18:30да Казан Кремлендә Гавами урыннар ишегалдында көтәчәкләр. Керү ирекле.
