Миңнеханов һәм Текслер төбәкләр арасында хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру планын имзалады
Екатеринбургта «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру чаралары планына имза куелды. Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер кул куйды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документ 2025 елдан 2027 елга кадәр чорны үз эченә ала.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
