Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

Язучы Габдулла Вафин «Актаныштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым» проектын булдырган

0

Актанышта яшәп иҗат итүче язучы Габдулла Вафин «Актаныштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым» проектын булдырып, сәфәргә чыккан. Әлеге кызыклы сәяхәте турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Проектыбыз «Актаныштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым», – дип атала. Исеменнән аңлашылганча, без шушы араны бары татарча гына сөйләшеп үтәргә тырышачакбыз. Юлда очраган кешеләр белән татарча гына сөйләшеп Башкортстанны, Оренбург өлкәсен, казах далаларын үтәргә телибез», – дип аңлатты проектның авторы.

Проектта дүрт кеше катнаша. Җитәкчеләре – язучы, публицист Габдулла Вафин.

«Хәләл җефетем – Люция төркемнең идеологы һәм шеф-пешекчесе. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тугызынчы сыйныф укучысы – кызыбыз Чулпан фотограф, сәфәрләрне телеграм-каналда һәм социаль челтәрләрдә урнаштыручы. Дүртенче сыйныф укучысы – улыбыз Ильяс Татарстан байрагын йөртүче һәм саклаучы. Бүген без үзебез яшәгән Актаныштан кузгалып киттек. Сәфәргә чыгар алдыннан Актанышның беренче санлы урта мәктәбендә булдык, мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән аралаштык. Укучылар матур итеп туган телләрендә сөйләшә, моның өчен аларның ата-аналарына, укытучыларына һәм мәктәп директоры Альберт Мансуровка зур рәхмәт», – дип сөйләде Габдулла Вафин.

Гаилә проект кысларында Башкортстан һәм Оренбург өлкәләрендә булачак, монда алар Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Бүздәк, Бәләбәй, Бишбүләк районнарын үтәчәк, җирле халык белән очрашачак, ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәев, легендар очучы Мәгүбә Сыртланова, каһарман шагыйрь Фатих Кәрим, күренекле дипломат Кәрим Хәкимов музейларында булачак.

«Танкист, 99 яшьлек Габдерәүф Гәрәевта кунакта булачакбыз, Тевкилевларның данлыклы сарае белән танышачакбыз, башкорт, чуваш, мари авылларына кереп, татарча сөйләшәчәкбез. Оренбург өлкәсе буйлап сәфәрләребез дә кызыклы булачагына ышанабыз – Нәүрүз авылы, Муса Җәлилнең кендек каны тамган Мостафа, данлыклы Татар Каргалысы, Тоз Түбә авылларына керәчәкбез. Ә казах далаларында бар дөньяга сибелгән милләттәшләребезне эзләячәкбез. Иң зур хыялым – сәфәр турында китап бастыру», – дип белдерде Габдулла Вафин.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России