Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

Дәүләт хезмәтләре порталында 35 яңа «тормыш ситуациясе» барлыкка киләчәк

0

2025 елда Дәүләт хезмәтләре гражданнар һәм бизнес өчен федераль порталында 35 яңа «тормыш ситуациясе» барлыкка киләчәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Григоренко аппаратында хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

«Тормыш ситуацияләре» өстенлекле сервислары дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча комиссия утырышында расланды», - дип аңлаттылар аппаратта.

Иң әһәмиятле «тормыш ситуацияләре» арасында – бала планлаштыру һәм табу, Россия гражданнарына чит илләрдә ярдәм күрсәтү һәм йорт хайваннары, аларның сәламәтлеге һәм ветеринария клиникалары турында мәгълүматны үз эченә алачак «Минем йорт хайваным» сервисы.

Моннан тыш, яңа сервислар ярдәмендә хәл итеп булачак бурычлар исемлегенә күчемсез милек сатып алу, опека рәсмиләштерү, судка электрон рәвештә документлар тапшыру һәм утырышларда веб-камера кулланып дистанцион катнашу, көллият һәм техникумга укырга керү, балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләргә язылу, балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү оештыру, волонтерлык, социаль хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерү, диспансеризация узу кертелгән.

Моннан тыш, «Дәүләт хезмәтләре» федераль порталында коралы һәм үзйөрешле техникасы булган гражданнар очраша алган ситуацияләрне хәл итү, онлайн режимда бизнес башлап җибәрү, IT-компания яки транспорт бизнесын ачу, салым тотып калу рәсмиләштерү, нотариуска мөрәҗәгать итү, юристтан бушлай ярдәм алу, шулай ук якын кешене югалту яки инвалидлык аркасында килеп чыккан проблемаларны хәл итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

«Тормыш ситуацияләре» сервислары – дәүләт хезмәтләре күрсәтү эволюциясенең яңа этабы. <...> Хәзерге вакытта порталда 1,6 меңнән артык хезмәт һәм сервис бар. Аларны табу җиңелрәк булсын өчен, без әлеге хезмәт һәм сервисларны «тормыш ситуацияләре» принцибы нигезендә берләштерәбез – гражданнар проблемаларын бер урында комплекслы һәм тиз рәвештә хәл итә», – дип ассызыклады Григоренко.

«Тормыш ситуацияләре» 2023 елда барлыкка килде. Сервисларның һәркайсында уртача 17 хезмәт күрсәтелә. Барлыгы 35 сервис гамәлдә. Алга таба әлеге сервислар ярдәмендә хезмәт күрсәтү механизмын проактив итеп оештыру – хезмәтләрне гражданин мөрәҗәгать иткәнче үк тәкъдим итү планлаштырыла, дип өстәделәр РФ вице-премьеры аппаратында.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России