Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

Актанышта Минтимер Шәймиевнең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинаны искә алдылар

0

Актаныш районының Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиев музей-йортында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинаның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.

Музейдагы искә алу чарасына Хәдичә Әхмәдуллинаның туганнары, укучылары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары җыелды. Очрашу кысаларында «Беренче укытучы» вакытлы күргәзмәсе ачылды, анда Хәдичә апаның хезмәт юлы, укучылары һәм Минтимер Шәймиев язмышындагы аерым роле турында материаллар тәкъдим ителде.

Авыл имамы Альберт хәзрәт шушы нигездә вафат булган әрвахлар рухына һәм Хәдичә апа истәлегенә Коръән сүрәләрен укыды. Пучы мәктәбе укучылары укытучыларга багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Минтимер Шәймиевнең сеңелесе Мәдәния Ильясова Хәдичә Әхмәдуллина турында җылы хатирәләре белән уртаклашты

«Башлангыч мәктәпкә 1946 елда укырга кердем. Хәдичә апа безнең өчен укытучы гына түгел, чын юл күрсәтүче дә иде. Аның укучылары нинди сизгер һәм акыллы педагог булуын әлегә кадәр җылылык белән искә алалар. Үзенең хезмәте һәм үрнәге белән ул Әнәк авылында яшәүчеләрне сугыштан соңгы авыр елларга да киләчәккә өмет-ышанычларын сакларга өйрәтте. Без – укучылары белән басуларга башак җыярга чыга иде, аны мәктәпкә кайткач тарттыра һәм, балаларны ачлыктан коткарып, ботка пешереп ашата иде. Ә бәйрәмнәрне ул ничек оештырды! Бөтен авыл аның мәдәни чараларын көтеп ала иде», – дип сөйләгән ул.

Әсләм Зарипов Хәдичә Әхмәдуллинаның кызларының әниләре эзләрен дәвам итеп, укытучы булып эшләвен, әниләрен кайгыртып яшәүләрен, туган авыл белән һәрвакыт элемтәдә торуларын билгеләп үтте.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бу чараның мөһимлеген искәртте.

«Бу йорт-музейда булганда, мин зур җаваплылык тойгысы кичерәм. Вакытлыча күргәзмәне районыбызның яшь педагогларны күрсәтергә кирәк, аны район август конференциясендә яки Укытучылар көнендә тәкъдим итәрбез. Бу материаллар укытучыларга да, укучыларга да файдалы булачак бик кыйммәтле мәгълүматны үз эченә ала», – диде ул.

Кунаклар Хәдичә Әхмәдуллина турында истәлекләре белән уртаклаштылар, аның педагогик хезмәте яңа буыннарны алга таба рухландыруын дәвам итә, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России