Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

Миңнеханов: Сәнәгать рейтингында Татарстанның лидерлыгы - бөтен республика казанышы

0

Сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында Татарстанның беренче урыны - республикабызның зур командасы казанышы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Бу атна башында республика делегациясе Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Форум кысаларында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2024 елда Россия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингына йомгак ясалды. Рейтингта Татарстан беренче урында, берьюлы 5 позициягә күтәрелде.

«Бу нәтиҗә - сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, фән һәм хакимият органнары хезмәт коллективларының зур һәм килешеп эшләве нәтиҗәсе. 2010 елдан сәнәгать предприятиеләре саны өчтән бер өлешкә арткан һәм 10 меңнән артып китте. Барлык авырлыкларга да карамастан, узган ел 5,6 трлн сумнан артык продукция төяп җибәрелгән, ИПП - 105%.

Бу елның 6 аенда сәнәгать продукциясе буенча үсеш 8% тәшкил итә. Әлбәттә, федераль министрлык, Россия Хөкүмәте ягыннан зур ярдәм. Без барлык программаларда һәм проектларда катнашабыз», - диде республика Рәисе.

Шулай ук бу атнада «Казан Экспо»да «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узды. Рөстәм Миңнеханов чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. «Күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 400дән артык компания катнашты. Экспозицияләргә 15 меңнән артык кеше килгән иде. Бу «Агроволга»ның Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга булуын күрсәтә», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Бүген, 12 июльдә, православие динен тотучылар изге апостоллар Петр һәм Павел көнен билгеләп үтәләр. «Бу керәшен татарларында иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Без туганнарыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Бүген Питрауга багышланган бәйрәм чаралары республиканың күп районнарында узачак. Республика Питрау Мамадыш районының Җөри авылында 19ына планлаштырылган. Оештыручылардан иминлек мәсьәләләренә һәм транспорт коллапсын булдырмауга аерым игътибар бирүләрен сорыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России