Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

19 июльдә узачак Питрау бәйрәменә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә

0

Быел 27нче мәртәбә булачак республикакүләм Питрау 19 июльдә, гадәттәгечә Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында үткәреләчәге билгеле. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов бәйрәмдә булачак мәйданчыклары һәм программа белән таныштырды.

«Быел бәйрәмдә 10нан артык мәйдан булачак. Илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте: бу Питрау бәйрәменең пролог өлешендә дә чагылышын табар. Прологка бәйрәмне ачу тантанасы ялганачак. Бәйрәмдә абруйлы кунаклар, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә. Төп мәйданнан бераз читтәрәк төрле як керәшеннәренең йорт-җирле мәйданнары тезелеп киткән булачак. Монда сез керәшен фольклор ансамбльләрен дә, ман йортын да, балалар өчен мәйданчыкны да күрерсез. Шулай ук «Димче почмагы», яшьләр мәйданчыгы, сәхнә, музей һәм керәшен кухнясы биналары эшләячәк», – диде ул.

Спикер, «Димче почмагы»нда билгеле яучы Аграфена Васильева үз эшен алып барачагын да әйтте. Ул сөйләвенчә, Питрау тарихында биредә танышып, кавышып, гаилә коручылар да бар. Шулай ук Питрауда махсус хәрби операциягә багышланган почмак «Ватан сакчылары» фотокүргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Оештыручылар, машина бөкеләре булмасынга маршрутларын да алдан ук уйлап, юлга иртәрәк кузгалу кирәклеген дә искәрттеләр.

«Питрау түгәрәк уены»н ел саен Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әзерли. «Түгәрәк уен»ның төп максаты – керәшен этник культурасын саклау һәм заманча төсмерләр өстәп яңарту. Быел «Питрау түгәрәк уены-2025» фестиваленә Татарстаннан – 46, шулай ук, Чиләбе өлкәсенең – Нагайбәк, Башкортстанның – Бакалы, Удмуртиянең Грахово районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән фольклор ансамбльләр килүе көтелә», – дип билгеләп үтте Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методика бүлеге мөдире, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Ирина Муллина.

Питрау бәйрәме чаралары 16.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Тантаналы ачылыш 18.00 сәгатькә билгеләнгән.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России