Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәктәпләрдә уку планын саклауны сорады

0

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгына республиканың милли мәктәпләре өчен уку планын саклау үтенече белән хат юллады. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Сез беләсезме, уку планының беренче һәм икенче вариантларында телләр юк – безнең республикада беренче һәм икенче вариант гомумән беркайчан да булмады. Өченче, дүртенче, бишенче вариант бер сәгатькә кыскартыла. Балаларга гомуми максималь йөкләнешне арттырмыйча, уртак тел табарбыз дип уйлыйм, чөнки бүген департамент, министрлык белән бу юнәлештә эш алып барыла. Башлангыч мәктәпнең уку планнарында ике сәгать туган тел һәм әдәбият, ә анда үзгәрешләр күп», - диде ул.

РФ Мәгариф министрлыгы башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләр белән бәйле боерык әзерләде. Ул быелның 1 сентябреннән үз көченә керә, дип искәртте Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, кайбер үзгәрешләр барыннан да элек беренче сыйныфларга кагыла. «Хәзер без бу юнәлешне өйрәнәбез», - диде ул.

Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр барыннан да бигрәк эчтәлеккә кагыла. «Без күпме еллар толерантлык, түземлелек турында сөйләштек. Без - руслар, чувашлар, марилар, яһүдләр, татарлар - барыбыз да бергә яшибез. Бу төшенчәне гомумән алып ташладылар, ул юк», - дип искәртте министр.

Һадиуллин утырышта мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында доклад белән чыгыш ясады. Аның докладыннан соң депутатлар карар кабул итте.

«Парламент карарында министрлыкка ТР мәгарифен үстерү, ТР дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тәкъдим итәргә диелә. РФ Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская инициативасы буенча телләргә кагылышлы кайбер карарларга бәйле рәвештә, сез бу пунктны ничек үтәячәксез?» – дип кызыксынды ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России