Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

Ркаил Зәйдулла: Чигенә-чигенә барганда телебезне дә югалтабыз

0

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «РФ халыклары телләре турында» канунына төзәтмәләр кертелүгә карата үз фикерен белдерде.

«Безнең борынгы бабайлар: «Иле барның - теле бар, иле юкның - теле юк», - дигән. Әгәр тел юк икән, димәк, аның иле дә булмый. Игътибар итегез, милли компонентларны алып ташлау 2004 елдан башланды, шуннан соң рус теленнән башка гайре телләрне юкка чыгару сәясәтен алып баралар. Моның артында кемнәр тора? Белмим. Ләкин бу, әлбәттә, бу гасырда гына башланган эш түгел. Тарихка карасак, бу гасырлар дәвамында килә торган сәясәт. Тарихта төрле чорлар булган», – диде ул ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында чыгышында.

Ул әрмән шагыйренең сүзләрен искә төшерде: «Безне шулкадәр кыстылар – без алмазга әверледек», - дигән. «Без дә, күрәсең, шуңа әверелгән. Без кайчагында басымны тоймый да башлаганбыз. Ләкин моның икенче ягы да бар. Без чигенә-чигенә барганда телебезне югалтабыз», – диде Ркаил Зәйдулла.

«Чөнки соңгы тапкыр халык санын исәпкә алуда 600 мең татар үз теленнән ваз кичкәне билгеле булды. Бер миллион татарның кимүе турында әйтеп тә тормыйм. Моның төрле сәбәпләре бар. Ләкин 600 мең кешенең үз телен югалтуы бик күп нәрсә турында сөйли», – диде депутат.

Аның әйтүенчә, хикмәт нәрсәдә: үзенең телен югалта икән, халык юкка чыга. «Халык юкка чыга икән, аның дәүләтчелеге юкка чыга. Димәк, бу - безнең милли республикаларга да турыдан-туры янау. Шуны онытмасагыз иде. Теле барның гына иле бар, иле барның гына теле бар», – дип тәмамлады ул чыгышын.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России