Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

Илсур Һадиуллин Татарстандагы милли мәгариф системасы белән таныштырды

0

Бүген 7нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 11нче утырышы булды. Аның барышында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да чыгыш ясады. Аның доклады 2024 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруга багышланды. Министр төбәктәге милли мәгариф системасы турында да сөйләде.

«Телләрне үстерү һәм республикада яшәүче халыкларның милли балансын саклау максатларында Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. 2024-25нче уку елында республикада 5 телдә белем бирү оештырылган иде. Туган тел һәм әдәбият өлкәсендә 8 тел укытылды. «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары челтәре уңышлы эшләп килә. Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләре эшләү дәвам итә. Бүгенге көндә 86 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән», – дип ассызыклады министр.

Шулай ук Һадиуллин белем бирү системасында булган яңалыкларга тукталды.

«1нче сентябрьдән тарих дәресләре кысаларында 5-7нче сыйныфларда аерым модуль буларак төбәгебез тарихы укытыла башлаячак. Татарстан әлеге дәреслекләрне әзерләү буенча пилот проектына кертелгән, 32 төбәк исемлегендә иде. Россия Мәгариф министрлыгы заказы нигезендә Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты – Казан федераль университеты галимнәре белән берлектә 5-7нче сыйныфлар укыту-методик комплектлары әзерләнде. Әлеге вакытта алар федераль экспертизада. Министрлык боерыгы нигезендә татарлар тупланып яши торган төбәкләренә республика муниципалитетлары беркетелде», – диде ул.

Министр сүзләренә караганда, чит төбәкләр һәм илләр белән дә элемтә булдырылган. «Россия төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә урнашкан татар мәгариф үзәкләренә даими методик ярдәм күрсәтелә. Узган елда Свердлов, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм Белорусия Республикасында татар мәгарифе көннәре оештырылды. Әлеге чара тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды», – диде ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России