Татарстанда йөк һәм җиңел машиналар катнашындагы авариядә ике кеше үлгән
28 июль көнне Казан-Ульяновск трассасының 28 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган, ике кеше үлгән. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Mercedes йөк машинасы йөртүчесе идарә итә алмыйча, каршы як полосага чыккан һәм «Лада Веста» белән бәрелешкән.
Авариядә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган.
Фаҗига урынына Югары Ослан прокуроры урынбасары Алсу Данилова да килгән. Тикшерү оештырылган.
