Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2025

Казанда суд Мәңгелек утка төкергән яшүсмергә хөкем карары чыгарды

0

Татарстанның Югары суды узган елның ноябрендә дуслары белән Мәңгелек утны сүндерергә тырышкан балигъ булмаган казанлының җинаять эшенә нокта куйды. «Татар-информ»га дәүләт гаепләве вәкиле Динар Сәетов хәбәр иткәнчә, егет аңа төкергән.

«Гаепле дип танырга һәм 40 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләргә», – диде судья.

«Татар-информ» язганча, 2024 елның 9 ноябрендә Казанның Горький паркында дүрт яшүсмер Мәңгелек утны сүндерергә тырышып караган. Алар, чүгәләп гади учактагы кебек кулларын җылыткан, шаярткан. Боларның барысын да видеога төшергәннәр.

«Син учакны күзәтәсеңме?» - дип кычкыра видеода малайларның берсе, шуннан соң аңа кар ташлыйлар һәм Мәңгелек ут сүнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җинаять кылган вакытта яшь казанлының өч дусты 14 яшькә – алар кылган гамәл өчен җинаять җаваплылыгы башлана торган яшькә җитмәгән.

Фото: © соцчелтәр

Узып баручылар һәм шаһитлар бу хакта полициягә хәбәр итә. Мәңгелек ут янына полиция хезмәткәрләре килгән, алар яшүсмерләрне тоткарлаган. Полиция бүлегендә яшүсмерләрнең берсе видеога аларның бернәрсәдә дә гаепле түгеллеге турында фикер алышуларын төшергән. «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә яшүсмерләрне полиция бүлегенә китергәч, аларның әти-әниләрен дә шунда чакыртулары турында сөйләделәр.

Соңрак тикшерүчеләр хәрби дан символларын мәсхәрә итү турында җинаять эше кузгатты. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга эшне тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җинаять эше кузгатылганнан соң яшүсмерләр шул ук Мәңгелек ут фонында гафу үтенү белән берничә видеомөрәҗәгать яздырган.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России