Кайбыч районы шефлыктагы Рубежное шәһәренә 7нче гуманитар йөк илтте
Кайбыч муниципаль районыннан гуманитар колонна Татарстан шефлыгындагы Рубежное шәһәренә килде. Йөкне ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин һәм Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин озата барды. Йөк составында төзелеш материаллары (10 кубометрдан артык такта, ОСБ плитәләре, профнастил), бензин генераторлары, махсус инструментлар, шулай ук азык-төлек һәм хуҗалык кирәк-яраклары бар.
Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты
Рубежноеда Татарстан делегациясе вәкилләре шулай ук җирле хакимият белән очрашты һәм ягып җылыту сезонына әзерлек, халыкка ярдәм итү, шәһәр инфраструктурасын торгызу мәсьәләләре турында фикер алышты.
Бүген Татарстан һәм илебез азат ителгән территорияләрне торгызу һәм аларга ярдәм итү буенча зур эш алып бара, диде Альберт Рәхмәтуллин.
Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты
«Без шәһәр халкы һәм шәһәр ихтыяҗлары өчен кирәкле барлык әйберләрне: төзелеш материалларын, инструментларны, генераторларны, азык-төлекне илтеп җиткердек. Ярдәм җыюга бөтен район кушылды - предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, битараф булмаган халык. Кемдер акча, кемдер материаллар, кемдер техника белән ярдәм итте. Йөк Кайбыч районы көче белән җыелган. Мин аны шәхсән озатып йөрдем һәм алга таба да озатып йөриячәкмен. Без туктарга җыенмыйбыз. Җиңү безнең кулда булачак. Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек, фронтта гына түгел, тылда да җиңү өчен тырышырга кирәк. Кешеләр моны аңлый һәм хуплый», – диде ул.
Альберт Рәхмәтуллин шулай ук Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллинга сәфәрне координацияләгәне һәм даими рәвештә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты
«Фәнил Әһлиуллин - ышанычлы, тәртипле, зур тәҗрибәле кеше. Монда, Рубежноеда һәм Лисичанскида, ул зур эш башкара. Без һәрвакыт элемтәдә. Андый кешеләр — чын терәк. Аны хөрмәт итәбез һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», - диде Кайбыч районы башлыгы.
