Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2025

Татарстанда тикшерү изоляторларында тавыш бирү өчен махсус участоклар оештырылды

0

Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, югары вазифаи затларны сайлаулар уза торган башка төбәкләрдә теркәлгән гражданнар өчен Казан, Бөгелмә, Минзәлә һәм Чистайда урнашкан тикшерү изоляторлары базасында, шулай ук тикшерү изоляторы режимы булган 3нче төзәтү колониясендә (Питрәч районы) махсус участоклар ачыла. Сүз сайлау хокукыннан мәхрүм ителмәгән һәм тикшерү астында булган кешеләр турында бара, дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез, күптән түгел Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республиканың тикшерү изоляторларында махсус сайлау участоклары булдыру турындагы карарны раслады. Бу бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, сак астында тоту урыннарында булачак, әмма югары вазифаи затларны сайлаулар уза торган башка төбәкләрдә теркәлгән гражданнарга сайлау хокукларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Карар Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә кабул ителде һәм федераль, республика сайлау законнарына туры килә.

«Сайлау хокукы - һәр гражданинның төп хокукы ул. Хәтта хәрәкәт иреге чикләнгән һәм тикшерү астындагыларга карата суд карары чыгарылмаган урыннарда да кешенең тавыш бирү хокукы саклана. Безнең бурыч – бу тавыш исәпкә алынсын өчен барлык шартларны тудыру», - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыпов (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России