Питрәч районы прокуроры гражданнарны кабул итәчәк
15 августта Питрәч районы прокуроры Никита Ананьев Екатериновка авылында халыкны кабул итә. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Очрашу 15 сәгатьтә Школьная урамы, 2 нче йорт адресы буенча узачак.
Алдан язылу өчен телефон номерлары: 8 (843) 673-26-01, 8 (843) 673-26-02.
