Җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушев: Мөгез чыгарам дип, җырларны бозмасыннар иде
Казанда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның 40 еллык сәхнә иҗатына багышланган концерт кичәсе булды. Ул Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейда үтте. Ахырдан танылган сәнгатькәр «Татар-информ» хәбәрчесенә фикерләре белән уртаклашты.
«Гомер буена керәшен мәдәнияте өчен җан атып яшим. Мин аны аңлыйм, беләм. Керәшен җырларын яңартып башкаручыларны исем-акылым китеп тыңлыйм. Аларның мелизматикаларын бозып бетереп тә җырлыйлар. Мәсәлән, кызу җырлар өчен темпларын үзгәртеп бетерәләр. Ә алай булырга тиеш түгел. Менә күптән түгел генә бер җырчы «Безнең ил» җырын башкарды, артистның исемен әйтеп тормыйм – әмма, шаккаттып утырдым. Алай ярамый бит инде, белмисең икән – килеп сора. «Мөгез чыгарам» дип бозарга ярамас иде җырны. Бу җыр безнең визит карточка бит инде. Бездә мелизматика аз җырларда, ләкин басым ясап җырлау бар», – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
Шулай ук Георгий Ибушев шигърият, шигырь язу хакында да сөйләп алды.
«Беләсезме, шигырь язам, дип утырып кына иҗат итеп булмый. Алай итткәндә ул шигырь булып та җитешми. Кайвакыт дәртләнеп язасың да, аннан соң тагын бер кат укып карасаң – «өч тиенлек тә булмый»… Шигърият – гаҗәеп нәрсә. Мисал китерсәк: чәй эчеп йөрергә мөмкинсең аягүрә кухняда, шул вакытта башка керүе ихтимал шигъри тәлгәшләрнең. Аны аңлатып та булмый ничек язылганын. Мин үзем төрле темаларга язам, ләкин лирикмын. Мин табигать турында язарга яратам. Чөнки нәкъ табигать матурлыкны тоемларга өйрәтә», – дип сөйләде ул.
Ибушевның концерт кичәсе дәвамында тере музыка яңгырап торды. Шулай ук аның сәхнәдәш дуслары чыгыш ясады. Георгий Ибушев — баяннарда һәм пианинода уйнаган аккомпаниаторларының моңнарына кушылып җырлады. Шуннан соң ул хезмәттәше, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты һәм ТР атказанган артисткасы Гөлнара Байназарова белән дуэт та башкарды.
