Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16 17 18 19
20
21
22
23
24 25 26 27 28
29
30

​​Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

0

Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кадерле ватандашлар!

Сезне һәм шулай ук кадерле Ватаныбызны Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу гомумхалык бәйрәме безгә ике хакыйкатьне искә төшерә. Аларның беренчесе - эчке фетнә, фикер каршылыгы, җәмгыятьтәге тигезсезлек нәтиҗәсендә дәүләтнең көчсезләнүе һәм тышкы интервенция турында булса, икенче хакыйкать безгә тарихтагы болганчык чор буенча гына түгел, аннан соң килгәннәре белән дә яхшы билгеле. Тышкы яктан янаган куркыныч көчне милләт катлам, дини, мәдәни аерымлыкларга карамастан берләшеп, бер булып кына җиңә ала.

2025 елда илебездә Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп узабыз. Бу Ватанга мәхәббәт, гражданлык патриотизмы, туган җирне саклау төшенчәләренең гомумилеген күрсәтә. Без – төрле дин тотучы һәм төрле телләрдә сөйләшүче төрле халык балалары, безгә кадәр яшәгән күп буыннар бердәмлеге һәм бәйсезлеге өчен кан койган туган җиребезне яратабыз. Һәм бүгенге махсус хәрби операция дә моны раслый. Шуңа күрә Россияне үз Ватаны буларак яратучылар өчен һәр көн халыклар бердәмлеге һәм туганлык көне, үз дәүләтен ныгыту, аның файдасына хезмәт итү һәм аның тынычлыгы, чәчәк атуы өчен ихлас дога кылу көне.

Әлхәмдүлиллаһ, Галәмнәрнең Хуҗасы - Раббыбызны ярату, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең чакыруына буйсыну билгесе буларак, бүген янәшәбездә Ватанга фидакяр хезмәт итүнең бик күп мисалын күрәбез. Аллаһы Тәгалә Ватаныбыз патриотларының, бар сугышчыларыбыз һәм яклаучыларыбызның, Ватан өчен һәлак булган бар шәһитләрнең тырышлыгын кабул итсен һәм безнең барыбызга да чын туганлык, бердәмлек, тынычлык һәм муллык насыйп итсен! Әәмиин!» – диелә котлауда.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России