Лилия Галимова Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихын искә төшерде
Мәскәүне азат иткән халык ополчениесе башында татар торган, дип белдергән иде элегрәк Россия Президенты Владимир Путин. Халыклар бердәмлеге көне барлыкка килү тарихына багышланган архив видеосын Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналына куйды.
«Әгәр Сез белмәгән булсагыз, моны белергә тиешсез! Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы - Халыклар бердәмлеге көне», - дип язган ул басмада.
Роликта Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бәйрәм Мәскәүне халык ополчениесы тарафыннан азат итүгә багышланган, аның башында этник татар торган. Президент ассызыклаганча, бу факт Россиянең күпмилләтле халкының эчке бердәмлеген символлаштыра.
«Ул акчасын, бөтен мөлкәтен диярлек ополчение җыю өчен биргән. Бу күпмилләтле Россия халкының эчке бердәмлеге турында сөйли, ул таркалу, бүлгәләнү куркынычын тәне белән тоя. Этник яки дини чыгышына карамастан, барысы өчен дә куркыныч», – диелә дәүләт башлыгы чыгышында.
Видео: t.me/galimovatatarstan
