Балтач районы Норма авылы мәктәбе укучылары «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылды
Балтач районы Норма авылы мәктәбе экологлары һәм волонтерлары кышлаучы кошларга ярдәм итү өчен «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.
Укучылар әти-әниләре белән берлектә җимлекләр ясады. Җимлекләр, азык салып, мәктәп территориясендәге агач ботакларына эленде.
«Әлеге акция җаваплылык һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә», – ди волонтерлар.
Фото: «Хезмәт» газетасы
