Самара өлкәсендә югалган балаларны тапканнар
Самара өлкәсенең Безенчук бистәсендә узган шимбәдә югалган дүрт бала табылган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте үзенең Телеграм‑каналында хәбәр итә.
Сүз 10 яшьлек малай һәм 11, 10 һәм 5 яшьлек өч кыз турында бара. Балалар урамга чыга һәм билгеләнгән вакытка өйләренә кайтмый. Әлеге факт буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.
Хокук саклаучылар билгеләп үткәнчә, табылган балаларга карата хокукка каршы гамәлләр башкарылмаган.
