Лениногорск районында янган ике катлы йорттан 58 яшьлек хатын-кызны коткарганнар
Лениногорскиның Тукай урамындагы ике катлы күп фатирлы йортта янгын килеп чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр икенче каттагы фатирның алгы бүлмәсендә әйберләр януын ачыклаганнар.
Ут каплаган бинадан фатирның 58 яшьлек хуҗабикәсен коткарганнар. Табиблар аны урында ук караган, госпитализация таләп ителмәгән.
Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
