Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Димитровградта татар бәйрәме узды

0

Димитровградта татар бәйрәме узды. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Җирле татар милли-мәдәни автономиясе хәзер инде традициягә кергән әлеге чараны ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау өчен ел саен декабрь аенда үткәрә.

«Татар автономиясе мәдәният үсешенә, милләтара мөнәсәбәтләрне, тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, шәһәр һәм дәүләт бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш кертә», - диде шәһәр башлыгы Сергей Сандрюков, милли бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп.

Шәһәр башлыгы татар автономиясенә нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт белдерде һәм татар хәрәкәтендә актив катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырды.

Кытай Халык Республикасыннан килгән делегация – кичәнең кадерле кунаклары иде. Димитровград, чын мәгънәсендә, дуслык шәһәре!

Фойеда җирле татар автономиясе һәм аның активистлары уңышларына багышланган күргәзмә эшләде. Шулай ук «Өмет» өлкә татар газетасына язылу оештырылган иде.

«Татар милләтеннән булган спортчылар региональ һәм бөтенроссия турнирларында җиңүгә ирешәләр. Ә музыкантлар һәм биючеләр дәрәҗәле конкурслар һәм фестивальләрдән призлы урыннар алып кайта. Мәгариф сферасы вәкилләренең дә уңышлары сөендерә. Автономиябез махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыеп озатуга зур өлеш кертә. Махсус хәрби операция сугышчылары арасында безнең шәһәрдән киткән төрле милләт һәм дин кешеләре бар», - диде җирле автономия рәисе Марат Вәлиев.

Бәйрәмнең концерт программасында данлыклы иҗат коллективлары – «Сүнмәс йолдызлар» вокаль ансамбле, 1 нче сәнгать мәктәбенең «Сандугачлар» ансамбле, «Доверие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Чишмә» татар җыр ансамбле, «Жасмин» ансамбле һәм «Юность» халык бию ансамбле катнашты, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России