Арчада Марсель Шәрәповның яңа китабы дөнья күрде
Арчада районының Сарай Чокырча авылында яшәп иҗат итүче Марсель Шәрәпов «Өч почмаклы хат» дигән роман язган һәм шушы араларда гына аның шул исемдәге китабы да дөнья күрде. Бу китабында авторның башка күләмле әсәрләре дә урын алган. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайты яза.
«Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган романы үз укучыларын табар, ә пьесаларын сәхнәләрдә күрербез, дип ышанабыз. Марсель Шәрәповка яңа иҗат уңышлары телибез», – диелә хәбәрдә.
Фото: © «Арча хәбәрләре» сайты
