Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Марс Тукаев Төмән өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

0

Кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев Төмән өлкәсенә барды. Ул биредәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марс Рифкать улы Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге һәм төбәктәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләренең елга нәтиҗә ясау җыелышында катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән милләттәшләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Узып баручы елның Татар дөньясы өчен мөһим булган вакыйгалары һәм киләсе елда башкарылачак төп чаралар турында таныштырды һәм бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Төмән шәһәре «Бәрәкәт-Благо» хәйрия фонды әгъзасы, бөтен гомерен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган, күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист Бибинур Сабирова «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Төмән шәһәре «Гурман» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш бухгалтеры Әлфия Сәгыйтова, Төмән өлкәсе Андрееевский бистәсе «Яшь гармун» гармунчылар ансамбле җитәкчесе Илгиз Ихсанов, Төмән өлкәсе «Яшь буын» Төбәк татар яшьләре иҗтимагый оешмасы әгъзалары: Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабиров, Гүзәл Хәлилова Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Төмән шәһәре «Бәрәкәт-Благо» хәйрия фонды рәисе Мөнирә Хөснетдиновага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чара милли җыр-моңнар, биюләр белән үрелеп барды, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России