Казан Россиянең Яңа елга иң матур бизәлгән мегаполислары өчлегенә керде
Казан Яңа елга иң матур бизәлгән мегаполислар рейтингында өченче урын яулаган. Бу SuperJob үткәргән миллионлы шәһәрләрдә яшәүчеләрне сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды. Татарстан башкаласының бәйрәм бизәлеше мөмкин булган 5 баллдан 3,89 балл җыйган.
Тикшеренү икътисади актив халыкның 9 мең вәкиле арасында үткәрелгән. Респондентларга үз шәһәрләренең яңа ел бизәлешен бәяләргә тәкъдим иткәннәр.
Рейтинг лидеры – Мәскәү. Биредә уртача балл 4,35 тәшкил иткән. Мәскәүлеләрнең яртысыннан артыгы бәйрәм бизәлешен «бик яхшы» дип бәяләгән. Икенче урында – Краснодар (4,06 балл).
Лидерлар өчлеген йомгаклаган Казан 3,88 балл җыйган Санкт-Петербургны узып киткән. Яңа елга аеруча матур бизәлгән шәһәрләр арасында шулай ук Новосибирск (3,65), Красноярск (3,64) һәм Чиләбе (3,6 балл) бар.
