Казанда шәхси йортта чыккан янгында 45 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
Казанның Совет районы Чабакса торак массивында Мәктәп урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгынның мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта йортның 45 яшьлек йорт хуҗасының мәетен табып алган.
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига газ җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан – ир-ат өен җылыту өчен газ плитәсен кулланган.
