Владимир Путин алты татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указга кул куйды. Төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары өчен билгеләп үтелгән затлар арасында Татарстанның берничә вәкиле дә бар.
Этиль спирты, алкоголь продукциясе җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тоту, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде.
Хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин Дуслык орденына лаек булды.
ТАИФ компаниясенең милек белән корпоратив идарә итү һәм инвестицияләр буенча идарә рәисе урынбасары Айрат Шиһабетдинов II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы эше өчен интенсив күзәтү астындагы махсуслаштырылган Казан психиатрия хастаханәсе (стационар) баш табибы Рөстәм Хәмитов II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медаленә лаек дип табылды.
Казан федераль университетының Медицина-санитария бүлеге баш табибы Ринат Шиһабетдиновка «Россия Федерациясенең атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе башлыгы Дмитрий Фроловка «Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеме бирелде.
