Яңа ел төнендә Чаллыда бәйрәм салюты булачак
31 декабрьдә Чаллының Азатлык мәйданында бәйрәм салюты булачак. Фейерверк 22:00 сәгатьтә башланачак.
Мәйданда бәйрәм чаралары 19:00 сәгатьтә башланып китәчәк. Җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәм шәһәр халкы өчен уңайлы шартлар тудыру максатында, җәмәгать тәртибен саклау чаралары көчәйтеләчәк, өстәмә постлар һәм тикшерү пунктлары оештырылачак.
