Татарстанлыларга буран вакытында үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында искәрттеләр
Татарстанда якындагы тәүлектә буран көтелә. Күрү мөмкинлеге бер-ике километрга кадәр начарая. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иттеләр.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урамнарда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә бик сак булырга чакыра.
Машиналар йөри торган юллар аша чыкканда җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга киңәш ителә. Реклама щитлары, юл билгеләре һәм электр линияләре астында качарга ярамый.
Гомергә, сәламәтлеккә яисә милеккә куркыныч янаган очракта 112 телефонына шалтыратырга кирәк.
