31 декабрьдә Татарстанда -8 градуска кадәр салкын һәм бозлавык булачак
31 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, кайбер районнарда буран, ә юлларда бозлавык булачак.
Җил көньяк-көнчыгыштан булачак. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин.
Термометр баганалары көндез -3 дән -8 градуска кадәр күрсәтәчәк.
