Яңа елның беренче көнендә Татарстанда бераз кар һәм -12 градуска кадәр салкын була
Бүген, 1 гыйнварда, Татарстанда салкынча һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республика аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз кар явачак.
Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә. Кайбер урыннарда аның тизлеге 13 метрга кадәр көчәя. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Төнлә һава температурасы -10..-15 градус тәшкил итте. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы Татарстанда -7..-12 градус, Казанда -8..-10 градусны күрсәтәчәк.
