Казанда метро станциясендә ир-ат поезд каршында рельсларга егылып төшеп үлгән
Казан метрополитенының «Җиңү проспекты» станциясендә ир-ат килүче поезд каршында рельсларга егылып төшкән һәм һәлак булган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, ир-атка 50-55 яшь тирәсе. Фаҗиганең сәбәпләре әлегә ачыклана.
Моңарчы «Метроэлектротранс» «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре техник сәбәпләр аркасында вакытлыча ябылды, дип хәбәр итте. Урында белгечләр һәм ашыгыч хезмәтләр эшли.
