Венесуэла башкаласында җиде шартлау булган
Венесуэла башкаласы Каракаста якынча җиде шартлау булган. Бу хакта ТАСС чит илләрдәге массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән хәбәр итә.
Шартлау җирле вакыт буенча якынча 02:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 09:00) булган, дип хәбәр ителә. Төтен баганасы күренә, шулай ук шәһәрнең көньяк өлешендә хәрби база янындагы территориядә ут сүнгән.
Моннан тыш, ил территориясе күгендә бер генә һава судносы да юк, диелә.
