Миләүшә Хәйруллина: Тарихны югалтырга теләмибез икән, мөмкинлекләрне берләштерергә кирәк
«Автор буларак әйтә алам: һәр иҗат продукты ясаучы үзе булдыра алганча эшчәнлеген алып бара. Әлбәттә, кемдер активрак, кемнеңдер үзенең сайты бар, кемнеңдер мөмкинлекләре азрак. Һәр автор үз партитуралары өчен җаваплы. Өлешчә ул аларга башкаручыларны табарга, кеше арасына чыгарга ярдәм итәргә тиеш. Ләкин шул ук вакытта, кем ничек булдыра ала – шулай алга бара.
Икенче яктан, әгәр без татар музыкасын бербөтен халыкны, гаять зур традицияне, музыкаль фикер хәрәкәтенең гасырдан артык тарихын, нигез салучылардан алып бүгенге көндәге авторларга, музыкантларга, дирижерларга кадәр ничә буын бәйләнешле адымнар ясалганын чагылдырган зур бердәм кластер дип әйтәбез икән, бу, һичшиксез, күпсанлы кешеләрнең хезмәте, язмышы... Әгәр дә без бу тарихны югалтырга теләмибез, дөньяның музыкаль картасында лаеклы итеп күрсәтергә телибез икән, без мөмкинлекләрне берләштерергә тиеш, чөнки мондый глобальләшү һәм гомумән катлаулы конкуренция процесслары шартларында моны саклап калу авыр», – ди ул.
Миләүшә Хәйруллина белән «Интертат» сайты өчен Алинә Хәйруллина сөйләште.
- Композитор Миләүшә Хәйруллина: «Бер төймәгә генә басып, татар классикасын тыңлыйсы килә»
