Азнакайда район башлыгы кубогына чаңгы ярышы уздырыла
4 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә Азнакайдагы чаңгы базасында район башлыгы кубогына чаңгы ярышының II этабы үткәрелә. Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.
Спортчылар үзләрен классик стиль белән шууда сынап карый алачак, диелә хәбәрдә.
