Түбән Кама аэропорты яңадан эшли башлады
Түбән Кама (Бегишево) аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр гамәлдән чыгарылган. Бу хакта Росавиация вәкиле Артем Кореняко хәбәр итте.
Түбән Кама аэропорты эшенә чикләүләр 02:29 сәгатьтә керттелгән иде.
Шулай ук Казан аэропорты да янәдән эшли башлады. Чикләүләр гамәлдә булган чорда өч самолет запас аэродромга җибәрелгән. Төнге 23:16 сәгатьтән Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә.
