Казан аэропортында суднолар кабул итү һәм җибәрүгә кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды
Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Росавиация хәбәр итте.
«Казан аэропорты. Һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелгән иде», – диелә хәбәрдә.
Республика территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә.
